Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими башлады

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими башлады

https://tnv.ru

15 Март 2023, 11:53

62

0

Узган тәүлектә 181 кеше коронавирус йоктырган. Бер көн алдан бу күрсәткеч 189 иде.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими башлады
Узган тәүлектә Татарстанда 181 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 26 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 203 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров