Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда "ковид" йоктыручылар саны кими

Татарстанда "ковид" йоктыручылар саны кими

https://tnv.ru

24 Март 2023, 11:19

97

0

Коронавирус йоктыручылар саны 180нән 172гә кадәр төште.

Татарстанда "ковид" йоктыручылар саны кими
Узган тәүлектә Татарстанда 172 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 24 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 222 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: tb-diagnos.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров