Онлайн трансляция

Свернуть

Алда изге Рамазан

Алда изге Рамазан

https://tnv.ru

07 Апрель 2021, 16:03

257

0

Бер атнадан Рамазан ае башлана. Мөселманнар уразага керәчәк. Бу айда нәрсәне белеп тору фарыз? Быелгы рамазанның үзенчәлекләре турында бүген  Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге журналистларга сөйләде. Фәйрүзә Мәҗитова иң кызыксындырган сорауларны хәзрәтләргә бирде.

Алда изге Рамазан
Иң кирәкле ризыклар салынган бу капчыклар мохтаҗлар өчен. Аларны Рамазан аенда татарстанның төрле районнарында яшәүчеләргә таратачаклар. "Зәкят фонды" волонтерлары алдан ук әзерлек чараларын күрә.

Әмир ЗАРИПОВ, «Зәкят» фонды волонтёры:
- Татарстанның ерак районнарына да ярдәм итрәгә тырышабызә, алла бирса башлыйбыз чәй макарон кара бодай дөге яшәү өчен иң кирәкле ризыклар керә инде.

Рамазан - изге гамәлләр кылу, ярдәм итү, ураза тотып гөнахлардан чистарыну ае. Аны кояш чыканнан алып кояш батканчыга кадәр ач тору ае гына дип уйлаучылар ялгыша ди хәзрәтләр.

Илфар хәзрәт ХӘСӘНОВ, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы:
- Кеше ураза тотты ягни ризыклардан тыелды, әмма телен гөнахлы сүзләрдән гайбәттән тыймады. ягни файдасыз дип әйтә, бу тәрбия ае ураза әле ул ризыктан тыелып тору гына түгел ураза шулай ук телебезне гонахлы сүзләрдән тыю, кулларыбызны гөнахлы гамәлләрдән тыю һәм күрсәм сабырдык күрсәтү.

Фәйрүзә МӘҖИТОВА:
- Узган ел пандемия булгач мәчетләрдә тәравих намазлары да укылмады, ифтарлар да булмады. быел хәл башка мәчетләр ачык. Тик чикләүчеләр бар. 100 дән артык кешене кабул итмиләр. Килүчеләр битлектән булырга тиеш. үзара дистанция саклау мөһим.

Мәрҗани мәчетенә ураза тәртибен, сәдака күләмен сорап шалтыратучылар байтак инде. Ифтар менә шушы залда узарга тиеш. Башка елларны 300 дән артык кешене авыз ачтырган булсалар, быел кимрәк.

Ансар хәзрәт МИФТЯХОВ Мәрҗани мәчете имамы:
- Тәравих намазына башка намазга булмасын һәр кеше битлек һәм инде үз намазлыкларын алып килү шарт.

Рамазан аенда ураза тота алмаучылар калдырган көннәрен соңрак тотып бетерә ала. Ә бөтенләй тота алмаучылар фидия сәдакасе бирергә тиеш. Күләме һәр калдырган көн өчен - 200 сум. Ә фитыр сәдакасе бер кешегә 100 сум итеп билгеләнгән. Зәкат күләме 700 сум.

Ә ураза тотучыга вакцина ясатырга ярыймы юкмы дип сораучыларга хәзрәтләр рөхсәт ителә ди.

Булат хәзрәт МӨБАРӘКОВ, Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе:
- Ураза 13нче апрельдә башланып, бер ай дәвам итәчәк. 13нче майда мөселманнар ураза гаетен бәйрәм итәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров