Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәпләр җитми

https://tnv.ru

06 Апрель 2021, 17:30

229

0

Казан мәктәпләрендә урын җитми. Шуңа балаларны икенче сменада укытырга мәҗбүрләр. Мәсьәлә никадәр кискен тора? Бу хәлдән чыгу юлы бармы? Бу хакта буген мэриядәге киңәшмәдә сөйләштеләр. Соңгы елларда туучылар саны кисәк арткан. 2005 елдан башкалада балалар саны 110 меңнән  - 140 меңгә җитә. Яңа уку елында тагын 10 мең укучы өстәләчәк.

Мәктәпләр җитми
186нчы лицейда укучы балаларның ата-аналары бу. 1нче, 2нче сыйныфларда 12шәр паралель, диләр. Укучылар ике сменада укыганлыктан, түгәрәкләргә йөртә алмыйлар.

Азалия ХӘКИМОВА
- Җомга көнне дәресләр кичке 8дә тәмамлана. Шуңа без бернинди түгәрәккә дә йөри алмыйбыз. Ә мәктәптә алар безнең бик күп.

Анна БЕРЕСТОВА
- Безнең сыйныфта 32 бала. Паралелләрдә дә шулай. Укытучыларга да авыр. Башта беренче сменаны укыталар, төштән соң икенчене. Аннары өй эшен тикшерәләр. Бу белем бирү сыйфатына йогынты ясый дигән сүз.

Лицей 1200 урынга исәпләнгән. Хәзер биредә 1680 укучы. 70%ы - башлангычлар. 2019нчы елда, уку йорты ачылганда 1нче сыйныфлар 11 иде. Моны ишетеп, ул чакта премер Дмитрий Медведев шаккатуы хәтердә.

Бу лицей РКБ тирәсендә урнашкан. Монда нибары 2 мәктәп бар. Прописка буенча якындагы барлык торак комплекслар һәм Лаеш районының кайбер бистәләре керә.

Азит ҖАМАЛДИНОВ, 186нчы номерлы күппрофильле лицей директоры:
- Киләсе елга аның кадәр бала ала алмыйбыз, әлбәттә. Хәзер 1нче сыйныфка керергә теләүче 10сыйныф җыелды. Бу укучылар саны 2мең ярым булачак дигән сүз. Мәктәптә балалар саны ике тапкырга арта.

Хәзер башкаланың 125 мәктәбендә шундый проблема. Бигрәк тә яңа ачылган мәктәпләрдә диләр Казан мәгариф идарәсендә. Хәзер 30 микрорайонда белем йортлары җитми. «Салават күпере», «Яңа горки», «АРТ-сити», «Изумрудный город», «Кояшлы шәһәр» торак комплексларында. Мински, Гадел Кутуй, Гвардия урамнарында.

Альберт ӘХМӘТОВ, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Мәктәп төзелеше өчен төрле шартларга туры килергә тиеш Мәгариф идарәсендә. Ихтыяҗ кайда күбрәк. Мәктәп төзелеше өчен уңайлы урын кирәк.

Шәһәр яны бистәләрендә халык саны турындагы рәсми мәгълүмат чынбарлыктан аерыла,-диләр. Кешеләр пропискага керергә ашыкмый. Шуңа балалар саны уйлаганнан күбрәк килеп чыга. Питрәч районының Богородское мәктәбендә 6 авылдан килеп укыйлар. Быел Көектә төзелүче мәктәпкә ышаныч зур. Казанда 2 мәктәп ачылачак. Берсе "Салават Күпере", икенчесе "Арт Сити"да.

Рөстәм ГАФАРОВ, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Бүгенге көндә 30 меңнән артык урын кирәк. Бу проблеманы чишү өчен бар мөмкинлекләрне дә кулланырга тырышабыз. Федераль программаларда катнашабыз. Шәһәрдә кирәк булган бар җирдә дә мәктәпләр төзеләчәк. Ләкин моның өчен вакыт кирәк.

Мәктәпләрдә урыннар санын арттыру өчен аларга янкорма төзү дә күздә тотыла. Быел 32 объект сайланган. Казан шәһәре мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, 186нчы лицейдагы хәлне узгәртер өчен, бу районда килсе елга тагын бер мәктәп төзергә планлаштыралар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров