Онлайн трансляция

Свернуть

Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган массакүләм йөгереш үтәчәк

Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган массакүләм йөгереш үтәчәк

https://tnv.ru

16 Июнь 2021, 17:31

213

0

Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.

Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган массакүләм йөгереш үтәчәк
20 нче июньдә Казанның Аккош күле янәшәсендә массакүләм йөгереш узачак. Ул элегрәк һава торышы үзгәрү сәбәпле күчерелгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстан Республикасында, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау максатыннан оештырыла.

Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.
• 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрымлык дистанция каралган. Катнашу бәясе 200 сум.
• 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә махсус дистанция каралган - 1100 метр. Аралык Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы истәлегенә багышлана. Катнашу бушлай.
• 5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр каралган. Катнашу бушлай.

Тулырак: Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров