Онлайн трансляция

Свернуть

Чистайда "Хәләл патруль" дигән яңа проект башланды

Чистайда "Хәләл патруль" дигән яңа проект башланды

https://tnv.ru

06 Июль 2021, 14:58

805

0

Чистайда "Хәләл патруль" дигән яңа проект башланды
Чистай мөхтәсибәте «Хәләл патруль» дигән яңа проектны эшләтеп җибәрде. Проект берничә ай дәвамында тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә битараф булмаган 15 мөселманнан торган команда оешкан. Алар өчен Чистай шәһәренең «Камалия» Ислам үзәгендә өч өлештән торган укулар оештырылды.

Беренче өлештә Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов хәләл төшенчәсенең рухи ягына кагылышлы мәсьәләне аңлатты. Чистай мөхтәсибәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Тимур хәзрәт Матвеев хәләл һәм хәрам төшенчәләрен ислам фикһы аша төшендереп бирде. Соңгы өлештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белгече Әхмәт хәзрәт Кыргызбәков җәмәгать туклануы системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Белем алганнан соң «Хәләл патруль» проектында катнашучылар шәһәр кибетләрендәге хәләл продукцияне тикшерә башлады. Алар 19 кибеттә булды.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров