Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның якынлашып килүче Корбан гаете белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның якынлашып килүче Корбан гаете белән котлавы

https://tnv.ru

19 Июль 2021, 15:46

2160

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның якынлашып килүче Корбан гаете белән котлавы
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанлыларны Корбан гаете белән тәбрик итә. 

"Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, гаетләрне зарыгып сагынучы һәм аларны зурлап уздыручы барча дин кардәшләрне ихластан якынлашып килүче бөек бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм! Раббыбыз шушы мөкатдәс көннәрдә укыган намазларыбызны, чалган корбаннарыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!", ди ул үзенең котлавында.

Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул – Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе! Татарстанда байлар да, ярлылар да – барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул – юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган:

لَن تَنَالُوا الْبِرَّ حَتَّى تُنفِقُوا مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنفِقُوا مِن شَيْءٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ

Мәгънәсе: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Әлү Гыймран, 92 аять). Ягъни байлыкның бәрәкәтен һәм рәхәтен күрер өчен, аны җыярга түгел, ә, киресенчә, Ходай хакына фида кылырга кирәк. Корбан бәйрәме безне шулай өйрәтә.

Тулырак биредә укый аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров