Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Камал театры үзенең легендар бинасыннан китә

Казанда Камал театры үзенең легендар бинасыннан китә

https://tnv.ru

19 Июль 2021, 14:17

852

0

Казанда Камал театры үзенең легендар бинасыннан китә
Татарстан хакимияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы өчен территорияне раслады. Хәзер аның күчүе көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Театрның яңа бинасы Һади Такташ урамы һәм Казанның Түбән Кабан күле арасында урнашачак. Күчү вакыты турында әлегә берни дә билгеле түгел. Театр сезонны хәзерге бинасында башлаячак.

Элегрәк театр актерлары кечкенә гримеркаларга, декорацияләр ясау өчен цех булмавына, репетиция, вокал һәм пластика белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр җитмәвенә зарланды.

Фото: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте

Комментарии 0

Аватар