https://tnv.ru
19 Июль 2021, 17:08
372
0
Бүген 19 июльдә Казанда күренекле дин әһеле, мәгърифәтче, нәшир, “Иман” нәшриятына нигез салучы, педагог, тарихчы һәм Ислам яңарышы башында торган “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары уза. Билгеле булганча, ул моннан 10 ел элек фаҗигале рәвештә вафат була.
Бүген иң элек бер төркем дин әһелләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең каберен зиярат кылды, Коръән укып, дога укылды. Искә алу чараларында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан.
Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0