Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара имамнары туган телне белү буенча викторинада көч сынашты

Кукмара имамнары туган телне белү буенча викторинада көч сынашты

https://tnv.ru

10 Август 2021, 17:56

460

0

Кукмара имамнары туган телне белү буенча викторинада көч сынашты
Бүген 10нчы августтат Кукмара районы Туеш авылы мәчетендә, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Дин – телне, тел – динне саклый” дип исемләнгән районкүләм викторина үткәрелде.

Викторина  Кукмара  районы мәчетләре имам-хатыйблары өчен оештырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максатлары һәм бурычлары булып татар мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән күренекле татар дин галимнәребезнең татар теленә кагылышлы мирасын барлау һ.б. торды.

Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып Зур Сәрдек авылы мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Ибраһимов, Күкшел авылы мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Садыйков, Каенлык авылы мәчете имам-хатыйбы Нәкыйп хәзрәт Халитов, Мәмәшир авылы мәчете имам-хатыйбы Вәгыйзь хәзрәт Нигъмәтуллин, Олыяз авылы мәчетенең икенче имамы Илназ хәзрәт Ибраһимовлар танылды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров