Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак

Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак

https://tnv.ru

24 Август 2021, 10:50

298

0

Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак
25 нче август Кукмара районының Мәчкәрә авылында “IV Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә.

Быел укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм “Шәҗәрә – милләтнең тамырлары” темасына багышлана. Конференция эшендә күренекле дин әһелләре, галимнәр катнашуы көтелә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров