Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Гошер көненең кайчан узачагы билгеле

Татарстанда Гошер көненең кайчан узачагы билгеле

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2021, 11:12

264

0

Татарстанда Гошер көненең кайчан узачагы билгеле
Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров