Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның җәмигъ мәчете нинди булырга тиешлеге турында фикерләр

Казанның җәмигъ мәчете нинди булырга тиешлеге турында фикерләр

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 12:24

733

0

Казанның җәмигъ мәчете нинди булырга тиешлеге турында фикерләр
Киләсе елда, зурлап, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Татарстанда көтелгән мөһим вакыйгаларының берсе - ул Казанның яңа җәмигъ мәчетен төзү.

Узган атнада без проект булдыручылар, архитекторлар һәм дин әһелләре белән аралашып, әлеге зур максатны тормышка ашыру нечкәлекләре белән уртаклаштык. Әлегә мәчетнең кайда урнашуы төгәл билгеле түгел. Тәкъдим ителгән урыннарның берсе - Казансуның уң ярында, Татнефть арена янында.

Шәһәребезнең тарихи булмаган, чагыштырмача яңа, заманча ягында җәмигъ мәчетен төзү урынлымы, ул нинди архитектур стильдә башкарылырга тиеш? ТНВ каналы хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова фикерләрне туплады.

Фото: pixabay.com




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров