Онлайн трансляция

Свернуть

Россиянең халык артисткасы Нина Русланова 75 яшендә вафат булды

Россиянең халык артисткасы Нина Русланова 75 яшендә вафат булды

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 11:35

2264

0

Ул озак вакытлар авыру белән көрәште.

Россиянең халык артисткасы Нина Русланова 75 яшендә вафат булды
Кичә 76-нчы яшендә Россиянең халык артисты Нина Русланова вафат булды. Бу хакта ТАССга РФ Кинематографистлар берлегендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 76-нчы яшендә озак авырудан соң Нина Ивановна Русланова вафат булды",-диделәр берлектә.

Нина Русланова 1945 елның 5 декабрендә Богодухова шәһәрендә (Украина ССРның Харьковск өлкәсе, хәзер Украина) туа. 1960 елда ул төзелеш училищесын тәмамлый, аннары Харьков театр институтына укырга керә. Харьковтан Мәскәүгә китеп, Б.В. Щукин театр училищесына укырга керә.

1982 елда Русланова РСФСРның Атказанган, ә 1998 елда-Россиянең халык артисткасы исеменә лаек була.

Актриса «Тени исчезают в полдень», «Зимняя вишня», «Цыган», «Кин-дза-дза!», «Собачье сердце» һәм башка күп кенә танылган фильмнарда төп рольләрне башкарды.

Фото: социаль челтәрләр

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров