Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдинов: Өстемнән зур тау төшкән сыман булды

Салават Фәтхетдинов: Өстемнән зур тау төшкән сыман булды

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 13:50

1764

0

Искә алу мәҗлесе танылган җырчы Салават Фәтхетдинов һәм аның гаиләсе ярдәме белән  оештырылган.

Салават Фәтхетдинов: Өстемнән зур тау төшкән сыман булды
Кичә Казанның Мәрҗәни мәчетендә татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән мәрхүм шәхесләр рухына дога кылдылар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәлим Җәләй кебек шәхесләрне олылап искә алдылар. Соңгы елларда без бик күп сәнгат әһелләрен югалттык.

Искә алу мәҗлесе танылган җырчы Салават Фәтхетдинов һәм аның гаиләсе ярдәме белән оештырылган. "Өчесен, җидесен, кырыгын уздырабыз да, онытыла. Бүген сәхнә тоткан яшь артистларыбыз, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева , Хәния Фәрхи, Шамил Закиров, Фирдәвес Әхтәмова, Хәлим Җәләй кебек танылган һәм ихтирамлы шәхесләребезне хәтерләсен иде", диләр.

Салават Фәтхетдинов: "Беренчедән вакыт чыккан саен дога кылырга дип әйткән нәзерем бар иде, Илһам абыйга, Хәниягә, Хәмдүнәгә, ул список кызганычка, озынайды инде хәзер. Күңел тынычлыгы өчен, бер җыелышып, әзрәк вәгазь тыңлап, монда килсәм күңелем тынычлык таба. Бер зур тау төшкән сыман булды өстемнән.

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов бу эшнең зур савап булуын да билгеләп үтте.

"Безнең татарыбызда мәкаль бар бит инде: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән. Үлден генә түгел, бу бүгенге көндә зур әҗер-саваплы эш", - диде ул.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров