Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Чишмә районында бер ел эчендә яңа мәчет төзиләр

Яңа Чишмә районында бер ел эчендә яңа мәчет төзиләр

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 12:36

995

0

Мәчет үз эченә якынча 30 кешене сыйдыра.

Яңа Чишмә районында бер ел эчендә яңа мәчет төзиләр
27 ноябрьдә Яңа Чишмә мөхтәсибәте Бакташ авылында мәчет ачу тантанасы булып узган. Авыл халкы, район мөселманнары бу бәйрәмне күптән көтеп алды. Бер ел эчендә авыл халкы һәм күпләгән иганәчеләрнең тырышлыгы белән Аллаһ йорты төзелеп бетте, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

Тантана Коръән сүрәләрен укып дога кылу белән башланган. Җыелучыларны Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сәламләгән.

Аннары сүз Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка бирелде. Ул ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәләмнәрен җиткерде һәм яңа гына сафка баскан “Мәсәния” мәчетен төзүдә булышучы, төзелеш барышында чыгымнарны үз өстенә алучы, башлап йөрүче Рифкать Зөфәр улы Закировка Нәзарәтнең рәхмәт хатын тапшырган

Мәчет үз эченә якынча 30 кешене сыйдыра. Мәчеттә тәһарәтханә һәм ашханә бар. Мәчеткә нигезне узган елның 26 декабрендә салган булганнар.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә 12 мәчет эшләп килә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров