Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның чираттагы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Казанның чираттагы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 12:46

1039

0

Казанның чираттагы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Кичә Казанның “Горки Парк” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылган. Намаз уку бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашкан.

Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә булдырылды һәм төзекләндерелгән.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең алдагы планнарын да җиткерделәр. Алар  “Южный”, “Кольцо” һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрендә намаз уку бүлмәләре булдырырга җыеналар.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров