Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә җомганы мөселманнар өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

Россиядә җомганы мөселманнар өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 13:25

1695

0

Россиядә җомганы мөселманнар өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр
Мөселманнар атнаның җомга көнен ял итү яклы, әмма мондый карарлар турында җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, дип "РИА Новости"га Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Альбир Крганов белдергән.

Шул ук вакытта мөфти билгеләп үткәнчә, җомга яллары булмау зур проблемалар тудырмый. Һәр мөселман да мәчетләргә барып, җомга намазын укый ала.

Җомганы ял көне итү буенча язма мөрәҗәгатьләр булмады. Әлбәттә, бу начар булмас иде, әмма мондый карарлар турында киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк", - дигән Крганов.

Җомга көн - мөселманнар өчен изге көн булып санала.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров