Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларга 5 000 порция кайнар ризык тараткан

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларга 5 000 порция кайнар ризык тараткан

https://tnv.ru

05 Март 2022, 12:26

1425

0

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларга 5 000 порция кайнар ризык тараткан
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруын дәвам итә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча фонд 5000 порция хәләл кайнар ризык тараткан. 2020 елда бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек кимрәк булган: хәйриячеләр 2000 ач кешене ашаткан дип Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бушлай хәйрия ашлары фонд тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла. Шулай итеп, бүген мохтаҗларны беренче һәм икенче ризыклар, салат, ипи, камыр ашлары белән сыйладылар. "Зәкәт" фонды хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50дән артык кешене ашатты.

Хәйрия ашларына килүчеләр барысы да мохтаҗлар – сукбайлар, күп балалы, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр хәлдәге аз керемле ялгыз пенсионерлар.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләгән һәркем изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров