https://tnv.ru
11 Март 2022, 16:42
2558
0
Бүген, 11 март, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чирмешән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә мөфти катнашында Чирмешән авылында төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылган. Бу хакта Татарстан Республикасының мөселман Диния нәзарәте хәбәр итте.
Әлеге чарада ремонт эшләрен алып барган меценатлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре, кайткан кунаклар катнашкан.
2021 елның июль аеннан алып 2022 елның февраленә кадәр Чирмешән Үзәк мәчетенең подвал өлешеннән алып төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарып чыкты.
Яңартылган Үзәк мәчеттә беренче җомга намазын да халык мөфти хәзрәткә ияреп укыды. Үзенең вәгазендә ул Аллаһы Тәгалә безгә сынаулар, афәтләр җибәрүенең сәбәпләре хакында сөйләде. Ул сөннәт буенча гамәл кылырга, Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтергә, тәүбә-истигъфарлар кылырга, нәфесләребезне тәрбияләргә, Рамазан-шәрифкә әзерләнергә чакырды.
Фото: @dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0