Онлайн трансляция

Свернуть

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

https://tnv.ru

15 Март 2022, 15:56

803

0

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
19 март Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла, дип Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта бәйгедә катнашу өчен 43 кеше язылган. Иң күп язылучылар - 16 кеше "Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү" номинициясендә катнашырга теләк белдергән, "Коръәнне тулысынча яттан белү" буенча - 15, "Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү"дә 12 Коръән укучы көч сынашачак. Бәйгенең жюри рәисе - КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак:
- Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү,
- Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү,
- Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге 19 март көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йортында (Солтангалиев ур., 21) уздырылачак. 07.00 сәг. – теркәлү, 08.00 сәг. – бәйге башлану.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров