Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмә сөт комбинаты товарларның күләмен дә, төрлелеген дә арттырырга җыена

Бөгелмә сөт комбинаты товарларның күләмен дә, төрлелеген дә арттырырга җыена

https://tnv.ru

15 Март 2022, 14:52

775

0

Димәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.

Бөгелмә сөт комбинаты товарларның күләмен дә, төрлелеген дә арттырырга җыена
Республиканың барлык көньяк-көнчыгыш өлешен сөт ризыклары белән тәэмин итүче Бөгелмә сөт комбинаты яңа шартларда яңа җитештерү урыннары булдырачак.

Иктисадый вәзгыять катлаулануга карамастан, монда җитештерелә торган товарларның күләмен дә, төрлелеген дә арттырырга җыеналар. Нәтиҗәдә, яңа эш ураннары барлыкка киләчәк. Инде хәзер үк коллективта 200 кеше хезмәт куя. Чимал белән кыенлык килеп чыгар дип уйламыйлар.

2022 ел башыннан май җитештерүне 50 процентка арттырганнар, ә тәүлегенә төрле сортлы 7 тонна сыр ясыйлар.

Заводның 87 еллык тарихында ул бер тапкыр да туктап тормаган. Хәзер икътисадый кыенлыклар башлануга карамастан, комбинат эшләячәк диләр. Эш күләмен дә, җитештерүне дә ике-өч тапкырга арттырырга әзерләнәләр.