Онлайн трансляция

Свернуть

Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узган

Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узган

https://tnv.ru

25 Март 2022, 09:11

1513

0

Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узган
Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиада узган. Олимпиаданы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты оештырган.

Олимпиада, гадәттәгечә, Коръән уку һәм дога кылу белән башланган, аннары катнашучылар биремнәрне үтәүгә кереште. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашкан: татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы. Татар әдәбияты номинациясендә егетләр алдан әзерләнгән вәгазь белән жюри каршында чыгыш ясаган. Ә кызларга “Г.Тукай иҗатында дини мотивлар” дигән темага эшне якларга кирәк булган. Калган номинацияләрдә катнашучылар тест биремнәре башкарган.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашкан.

Олимпиада нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында таныша аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров