Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана

https://tnv.ru

31 Март 2022, 12:00

2072

0

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана
2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

- Авыру балаларга ярдәм;

- Мохтаҗлар файдасына фитыр сәдакасын, фидия һәм зәкәтне җыю;

- Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү;

- Мохтаҗлар файдасына фитыр сәдакасын, фидия һәм зәкәтне җыю;

- Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әлеге изге гамәлләрне башкарырга телүчеләргә тиешле номерларныбер җиргә туплады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров