https://tnv.ru
31 Март 2022, 11:25
1325
0
Лаеш кошчылык фабрикасы Татарстан халкы ихтыяҗының 80 процентын тәэмин итә. Алар доллар бәясе төшү белән, йомырка бәясе дә төшәчәк, дип фаразлый.
Республиканың башка предприятиеләре кебек үк яңа икътисади вәзгыятькә яраклашырга тырышалар. Җитештерү темплары бу елның беренче өч аенда узган елныкы белән чагыштырганда арткан. Шулай ук чит ил вакцинасын һәм комбикорм, ягъни катнаш азыкны Россиянекенә алыштырырга әзерләр.
Көн саен 2 миллион 300 йомырка кибет киштәләренә китә. Хуҗалыкта 3 миллион 400 тавык исәпләнә, шуларның ике миллион ярымы - йомырка сала торган.
Голландия һәм Германия вакцинасына алмашка Владимир өлкәсе һәм Ставрополь краенда җитештерелгәне булачак. Тавыклары да Россиянеке. Ел саен ике миллион ярым кошны Рязань өлкәсеннән алып кайталар. Соңгы айларда йомырканың үзкыйммәте 20-30%ка артса, кош ите - уртача 10%ка күтәрелгән. Җитештерүче моны биокатнашмаларга бәя үзгәрү белән бәйли.

Бүлешергә
Комментарии 0