Онлайн трансляция

Свернуть

Ураза гаете көнне Казанның җәмәгать транспорты иртәнге 5 тән эшли башлаячак

Ураза гаете көнне Казанның җәмәгать транспорты иртәнге 5 тән эшли башлаячак

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 11:18

774

0

Ураза гаете көнне Казанның җәмәгать транспорты иртәнге 5 тән эшли башлаячак
2 май Ураза гаетендә Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 6:30 сәгатьтә башланачак. Бу көнне маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Аппаратының җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Шулай итеп, 5:00 сәгатьтә маршрутларга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар, 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар чыгачак.

Казан Мэры район администрацияләре башлыкларына һәм Транспорт комитетына булачак изге бәйрәмгә җаваплы килергә кушты, дип хәбәр ителә Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 24 апрельдә, православие христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров