https://tnv.ru
29 Апрель 2022, 11:31
1239
0
Кунакларны 13:00 сәгатьттән 17:00кә кадәр көтәләр.
2022 елның 2 маенда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Гает уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм “Рамазан Фест” үтәчәк. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән. Биредә дин әһелләренең бәйрәм котлаулары белән беррәттән, җырчыларның чыгышлары ,күпләгән мастер-класслар, хәтта акробатлар, цирк остасы көтелә, көтелә.
Балалар өчен төрле уеннар, аниматорлар, сабын куыгы, акробатларның трюклары булачак. Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк. Кунакларны 13:00 сәгатьттән 17:00кә кадәр көтәләр.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0