Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Белинский урамында хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр

Казанда Белинский урамында хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр

https://tnv.ru

29 Апрель 2022, 10:40

Бу җылылык үткәргечне реконструкцияләү эшләренә бәйле.

Казанда Белинский урамында автомобиль юлы участогы вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

2 майдан 27 июльгә кадәр Белинский урамындагы 8 санлы йорттан алып 10 санлы йортка кадәр хәрәкәт итү өчен тротуар, шулай ук торак йортларның ишегалларына керү юллары тулысынча ябылачак.

Бу җылылык үткәргечне реконструкцияләү эшләренә бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар