https://tnv.ru
29 Апрель 2022, 17:01
1125
0
Иртәгә, 2022 елның 30 апрелендә Казанда X Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар, кунакларга һәм ифтарда катнашучыларга уңайлы булсын өчен, ифтар уздырыла торган «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә бару һәм кайту өчен шәһәр яны поездларында бушлай рейслар булдырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Поездлар түбәндәге расписание буенча йөриячәк:
- Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 16:45 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:15 сәгатьтә кузгала.
- Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 17:40 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 23:00 сәгатьтә кузгала.
Әлеге бушлай маршрутлардан X Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.
Быел X Республикакүләм ифтар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уза. Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0