Онлайн трансляция

Свернуть

Фәрит Бикчәнтәев: "Ялгышудан куркам"

Фәрит Бикчәнтәев: "Ялгышудан куркам"

https://tnv.ru

29 Апрель 2022, 15:49

1349

0

Фәрит Бикчәнтәев: "Ялгышудан куркам"
ТНВ каналы «Ватандашлар» тапшыруы Камал театрының Баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән «Йөрәкләр дөрләп кабынганда.» дип аталган чыгарылыш әзерләде. Биредә Фәрит Бикчәнтәевнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге, гаиләсе тасвирлана.

«Тормыш рецепт булмау белән кызык. Рецепт булса — тудың, рецепт алдың һәм шуның буенча яшисең. Ялгышудан куркам. Туфан ага (Миңнуллин — ред) әйтте бугай: «Кеше ул — серләр капчыгы». Әгәр дә алай булмаса, әдәбият та, кино сәнгате дә булмас иде, гомумән сәнгать булмас иде. Барыбер, кеше турында языла. Кешенең тормышы, бәхете — бәхетсезлеге, тарихта тоткан урыны — бөтенесе кеше тирәсендә әйләнә», — ди ул.

Чыгарылышны ТНВ Татарча YouTube каналында карагыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров