Онлайн трансляция

Свернуть

Ураза гаете ничәдә башланачак?

Ураза гаете ничәдә башланачак?

https://tnv.ru

01 Май 2022, 17:30

5174

0

Ураза гаете ничәдә башланачак?
2 май көнне мөселман дөньясы елның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе — Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен турыдан-туры эфирда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары күрсәтәчәк. Башлану вакыты — 6:45 сәгать.

Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03:00 сәгатьтә укылачак, 04:00дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4:30 сәгатькә билгеләнгән.

Шулай ук туры эфирны «ТНВ Татарча» Вконтакте төркемендә карый аласыз.


Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров