Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза

Казанда Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза

https://tnv.ru

12 Май 2022, 13:41

708

0

Казанда Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза
Казанда 17-20 май көннәрендә Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе узачак. Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү, Коръән хафизлардан иң яхшы укучыларны ачыклау һәм аларны бүләкләү максатыннан үткәрелә, дип яза Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Бәйгене уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнаша. Халыкара чара “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә тарафыннан ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Бәйгедә Россия Федерациясеннән Дагыстан, Чечня, Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары вәкилләре катнашырга теләк белдергән.

Конкурста Казанга килеп тә, читтән торып та катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар 18-30 яшьтә һәм Изге Коръәнне яттан белүләрен раслый торган таныклыкка һәм үзләре даими яши торган илнең дини идарәсе яки гомумтанылган ислам үзәге яки оешмасы исеменнән бирелгән рәсми хатка ия булырга тиеш.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров