Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк

https://tnv.ru

19 Май 2022, 14:06

1371

0

ТНВ Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк
«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Иң беренче трансляция — Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы. Ул 20 май көнне Казанда «Кырлай» паркының элеккеге урынында узачак. Трансляция 12:50 сәгатьтә башланачак.


Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган төп чара 21 май көнне Болгарда узачак. «Изге Болгар җыены"на 7 ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән 1100 имам киләчәк. Тантананың туры трансляциясе 11:00 сәгатьтә башланачак.


Моннан тыш, ТНВ үз тамашачылары өчен «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана"ны күрсәтәчәк. Чара 22 май 20:30 сәгатьтә узачак. Барлык чаралар турында ТНВ сюжетын карап белә аласыз.


Әлеге чаралардан трансляцияне ТНВның Вконтакте төркемнәрендә, YouTube каналларында, шулай ук tnv.ru сайтында карый аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров