Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласында Фучик урамы буенча хәрәкәтне этаплап ябачаклар

Татарстан башкаласында Фучик урамы буенча хәрәкәтне этаплап ябачаклар

https://tnv.ru

19 Май 2022, 13:42

576

0

Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында төзелеш зонасыннан коммуникацияләр чыгару эшләре белән бәйле.

Татарстан башкаласында Фучик урамы буенча хәрәкәтне этаплап ябачаклар
Фучик урамы буенча 106а номерлы йорт янындагы автомобиль юлының берничә участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 20 майдан 31 майга кадәр Минск урамыннан Ломжа урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә хәрәкәт өлешчә ябылачак.

1 июньнән 14 июньгә кадәр Минск урамыннан Ломжа урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә үзәк хәрәкәт участогы өлешчә ябылачак.

15 июньнән 28 июньгә кадәр Ломжа урамыннан Минск урамына таба юнәлештә хәрәкәт өлешчә ябылачак.

Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында төзелеш зонасыннан коммуникацияләр чыгару эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров