Онлайн трансляция

Свернуть

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты

https://tnv.ru

27 Май 2022, 12:07

460

0

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты
Кичә, 26 майда, Уфа шәһәренә күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе, тарихчы, педагог Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачу тантанасы узды.

Тантана Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә узды. Баш мөфти тантананы ачып җибәреп һәм катнашучыларны сәламләп, Коръән уку өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде, аннары Тәлгать хәзрәт үзе Ризаэтдин хәзрәтнең рухына дога кылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Зиратка җыелган халык белән бергәләп дога кылгач, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазьләр белән чыгыш ясады. Алга таба галимнең мирасын өйрәнү мәсьәләләре буенча тарихчылар, профессорлар сөйләп үтте. Алар барысы да Уфа мөселман зиратында Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә төзелгән мемориаль комплексны, башкарылган төзекләндерү эшләрен югары бәяләгәннәр. Мемориаль комплекс торгызу Р.Фәхретдиннең кабер ташын яңартуны, аллеяга ташлар җәюне, кабергә илтүче юл күрсәткечләрен куюны үз эченә алган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров