Онлайн трансляция

Свернуть

Ютазыда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылган

Ютазыда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылган

https://tnv.ru

03 Июнь 2022, 10:04

568

0

Ютазыда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылган
Ютазы мөхтәсибәтендә Кече Урыссу авылы мәчете каршында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык паркы ачылган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Паркны ачу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, имамнар, кунаклар һәм авыл халкы катнашкан. Балаларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Закуан Ильясов котлаган. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләгән. Урыссудагы "Мәхмүт" мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, Кече Урыссу авылы мәчете имамы Камил хәзрәт Абдуллин да изге теләкләрен юллаган.

Ачылыш тантанасында мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм Коръәннән сүрәләр укыган. Парк төзелешенә тырышлык кертүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгыраган.

Парк ачылуга ук, биредә балалар Сабан туе узган. Мөхтәсибәттә киләчәктә әлеге паркта балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары, Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме кебек чаралар узачак дип ниятлиләр.


Балалар өчен 10 төрле уен корылмалары төзелгән. Парк бер елга якын вакыт эчендә уртак көч белән – район хакимияте, Ютазы мөхтәсибәте, Кече Урыссу авылы мәчете һәм җирле эшмәкәрләр тырышлыгы белән төзелгән. Элек парк урынында бушлык булган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров