Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеле

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеле

https://tnv.ru

28 Июнь 2022, 13:54

903

0

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеле
Быел Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә. Мөселманнар бәйрәмгә әзерләнә башлады инде.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Мәчетләрдә бәйрәм намазлары, шулай ук корбан чалу гамәлләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларын күреп үткәреләчәк.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалыначак. Исемлек.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров