https://tnv.ru
28 Июнь 2022, 12:37
665
0

Казанда 65 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә ышанып, 450 мең сумга якын акчасын күчергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
16 июньдә зыян күрүченең телефонына таныш булмаган хатын-кыз шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Аферистка мошенниклар хатын-кыз исеменә 100 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерә, акчаларны саклап калу өчен аларны алып, «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип хәбәр итә.
Берникадәр вакыттан соң башка мошенник шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә. Җинаятьчеләргә ышанып, пенсионер хатын счетларында булган акчаны ала һәм аферистларның банк картасы номерына 449 мең сум күчерә.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0