Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда нисаб күләме билгеләнде

Татарстанда нисаб күләме билгеләнде

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 12:40

5165

0

Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

9 июль көнне Ислам дөньясында зур бәйрәм — Корбан бәйрәме. Татарстан мөселманнары бәйрәмгә әзерләнә башлады инде.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Татарстанда корбан чалу урыннары да билгеле.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар