Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан гаете намазын Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиев мәчетендә укыячак

Корбан гаете намазын Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиев мәчетендә укыячак

https://tnv.ru

07 Июль 2022, 14:20

1887

0

Корбан гаете намазын Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиев мәчетендә укыячак
Корбан гаете көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булачак. Бу хакта журналистларга Татарстан лидерының матбугат сәркатибе Лилия Галимова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Президенты төнге өчтә мәчеткә килеп җитәчәк һәм бәйрәм намазында катнашачак.

Әлеге мәчеттән "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары туры трансляция алып барачак, ә "Болгар радиосы"нда гаетне тыңлап булачак. Трансляцияне шулай ук безнең Вконтакте төркемендә һәм YouTube каналында карый аласыз.

фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров