Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәч районы Көек авылында төзелә торган икенче мәчеткә ай куелды

Питрәч районы Көек авылында төзелә торган икенче мәчеткә ай куелды

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 11:45

1516

0

Питрәч районы Көек авылында төзелә торган икенче мәчеткә ай куелды
Кичә, 7 июльдә, Питрәч мөхтәсибәте Көек авылында салынучы «Фаруаз» мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлекле вакыйга хаҗ башланган көнгә туры килде. Әлеге мөбарәк чарага Питрәч районы имамнары, якын-тирә бистәләрнең хәзрәтләре, иганәчеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, мәхәллә халкы җыелды. Яңа мәчет Көек авылының халык телендә Яңа Салмачи дип йөртелгән өлешендә салына. Хәзерге вакытта мәчетнең эчке төзелеш һәм матурлау-бизәү эшләре дәвам итә. Әлегә биш вакыт намаз биредә янәшәдәге будкада укыла. Шулай да мәхәллә халкы 9 июльдә ишегалдында беренче гает намазын укырга ниятли.

Мәчет Питрәч мөхтәсибәте Көек авылының (Яңа Салмачи) иң матур һәм уңайлы урынында, Умырзая урамы, 24нче йорт адресы урнашкан. Казан шәһәрен узуга ук яңа сафка баскан коттедж бистәсендә ул дин кардәшләребез өчен күптән көтеп алынган бүләк булачак. Мәчет өчен җирне мәхәлләгә 2019 елда Рөстәм Әбузәр улы Абзалов исемле дин кардәшебез бүләк итә һәм шул ук елны мәхәллә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уза. Аннары фундамент салуга әзерлек эшләре башлана, 2021 елда төзелеш эшләрен алып бару өчен рөхсәт алына, бина күтәрелә, түбә ябыла. Быел булачак мәчеткә су, электр һәм газ кертү, җылылык системасына тоташтыру, җылы идәннәр кую һ.б. эчке төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәчет ике катлы, гомуми мәйданы 250 квадрат метр. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге булдырылган. Якынча 200 кеше өчен исәпләнгән. Мәчеткә Рөстәм Абзаловның әнисе исеме бирелеп, ул «Фаруаз» исемен йөртәчәк.

Яңа сафка баскан гыйбадәтханәгә имам-хатыйб итеп Хөсәен хәзрәт Кашапов билгеләнде. Аңа 72 яшь, ул 2019 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров