Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телеканалы Корбан гаетен онлайн күрсәтәчәк

ТНВ телеканалы Корбан гаетен онлайн күрсәтәчәк

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 15:23

1110

0

ТНВ телеканалы Корбан гаетен онлайн күрсәтәчәк
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары Корбан гаетен туры трансляциядә күрсәтәчәк. Туры эфирны шулай ук ТНВның "Вконтакте" төркемнәрендә карый аласыз. "Болгар радиосы"нда бәйрәм эфирын тыңлап булачак.

02:30 сәгатьтә Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция башланачак. Алып баручылар Ләйсән Хөснуллина һәм Роман Зыякаев барлык мөселманнарны сәламлиләр һәм изге бәйрәм белән тәбрик итәләр. Эфирга кушылган тамашачы Коръән аятьләрен ишетә алачак.

03:10 сәгатьтә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчетенең имам хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм вәгазен укыячак.

03.41 сәгатьтә ике рәкагать Бәйрәм намазы укылачак. 03.45 сәгатьтә Хөтбә: Коръән уку, Дога кылу башкарылачак.

Гаеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Корбан гаете өч көн дәвамында билгеләп үтелә. Бәйрәм көннәрендә туганлык җепләрен ныгыту, шәкертләргә, Ислам юлында тырышучыларга,  фәкыйрьләргә ярдәм итү, аеруча саваплы. Бу эшләрдән читтә калмыйк. Тагын бер кат бәйрәм белән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров