Онлайн трансляция

Свернуть

"Алмаш" сериалы баш режиссеры: "Бу фильм белән авылга карашны үзгәртәсебез килә"

"Алмаш" сериалы баш режиссеры: "Бу фильм белән авылга карашны үзгәртәсебез килә"

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 14:47

1050

0

"Алмаш" сериалы баш режиссеры: "Бу фильм белән авылга карашны үзгәртәсебез килә"
Кичә «Алмаш» сериалына старт бирелде. Тиздән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналында яңа сериал күрәчәкбез.

Яңа сериал «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ иҗат җимеше. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Бу фильм белән авылга карашны үзгәртәсебез килә. Авыл җимерек, артта калган түгел. Аның юлы да, эше дә, хезмәт сөючән халкы да, үзенә хас рухы да бар» — ди «Алмаш» сериалының баш режиссёры Алмаз Әкбәров.

Фото: ТНВ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров