Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы. Туры трансляция

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы. Туры трансляция

https://tnv.ru

09 Июль 2022, 02:20

1459

0

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы. Туры трансляция
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары Корбан гаетен туры трансляциядә күрсәтә. «Болгар радиосы"нда бәйрәм эфирын тыңлап була. Эфирне биредә дә карый аласыз.

02:30 сәгатьтә Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция башланачак. Алып баручылар Ләйсән Хөснуллина һәм Роман Зыякаев барлык мөселманнарны сәламлиләр һәм изге бәйрәм белән тәбрик итәләр. Эфирга кушылган тамашачы Коръән аятьләрен ишетә алачак.

03:10 сәгатьтә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм вәгазен укыячак.

03.41 сәгатьтә ике рәкагать Бәйрәм намазы укылачак. 03.45 сәгатьтә Хөтбә: Коръән уку, Дога кылу башкарылачак.

Гаеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Корбан гаете өч көн дәвамында билгеләп үтелә. Бәйрәм көннәрендә туганлык җепләрен ныгыту, шәкертләргә, Ислам юлында тырышучыларга, фәкыйрьләргә ярдәм итү, аеруча саваплы. Бу эшләрдән читтә калмыйк. Тагын бер кат бәйрәм белән.

Зөлхиҗҗә ае буена татар халкында мәҗлес җыеп, корбан ашы уздыру гадәте бар. Хаҗ кылу, корбан чалу ае быел милади белән август аенда дәвам итә. Димәк, изге гамәл кылырга вакыт бар. Корбан гаете мөбәрак булсын!



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров