Онлайн трансляция

Свернуть

Чүпрәледә XV “Мунчәли укулары” узачак

Чүпрәледә XV “Мунчәли укулары” узачак

https://tnv.ru

11 Август 2022, 15:27

717

0

Укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырыла.

Чүпрәледә XV “Мунчәли укулары” узачак
20 август  Чүпрәле мөхтәсибәтенең Мунчәли авылында унбишенче тапкыр “Мунчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе узачак. Дини җыен - Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырыла.

Быелгы “Мунчәли укулары” “Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте” темасына багышлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Укуларда Татарстан Республикасыннан гына түгел, шулай ук күрше төбәкләрдән - Чувашия, Мордовия, Мари Эл Республикаларыннан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.

“Мунчәли укулары” кысаларында мөселман балалары арасында районкүләм шәкертләр бәйрәме - “Гыйлемпиада” да оештырылачак.  Программада - Коръән уку, азан әйтү, вәгазъ сөйләү буенча бәйгеләр, викториналар, Сабан туенда уйнала торган уеннар бар.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров