Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар җәйге донор акциясендә 58 литр кан тапшырган

Казанлылар җәйге донор акциясендә 58 литр кан тапшырган

https://tnv.ru

11 Август 2022, 15:09

518

0

Җәйге донор акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге тарафыннан «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе ярдәме белән оештырылды.

Казанлылар җәйге донор акциясендә 58 литр кан тапшырган
Кичә Казанда җәйге донор акциясе узды. Казан мэриясе матбугат хезмәте халык республика кан банкын 58 литрга тулыландырды, дип хәбәр итә. Чарада 129 кеше катнашкан.

Хәйрия чарасы барышында активистларга истәлекле бүләкләр тапшырылган, ә канны беренче тапкыр тапшыручыларга донорлар сафына керү турында таныклыклар тапшырдылар. Кан тапшырган һәм donorsearch.org сайтында теркәлгән казанлылар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена ел ахырына кадәр билетларга 50 процентлы ташлама белән бару мөмкинлеге алган.

Җәйге донор акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге тарафыннан «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе ярдәме белән оештырылды.

Фото: «Республика кан үзәге»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров