Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда “XI Якупов укулары” узачак

Казанда “XI Якупов укулары” узачак

https://tnv.ru

06 Сентябрь 2022, 10:18

248

0

Быел укулар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140-еллыгы, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.

Казанда “XI Якупов укулары” узачак
8 сентябрьдә Россия ислам институты бинасында “XI Якупов укулары” узачак. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Якупов укуларына дин әһелләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килүе көтелә. Конференцияне Татарстан мөфтитенең мәгариф буенча урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин алып барачак.

Конференция барышында танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Моннан тыш, конференциядә аерым игътибар Вәлиулла Якупов тырышлыгы белән 1993 елда халыкка кайтарылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланачак.  

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров