https://tnv.ru
15 Сентябрь 2022, 16:47
574
0
Кичә Нур-Солтан шәһәрендә Дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды мәйданчыкларының берсендә Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Россия мөселманнары Диния Нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Касым-Жомарт Токаев VII Съездның катлаулы чорда узуына игътибар иткән һәм халыкара җәмгыятьне берләштерүдә динара багланышларның әһәмиятен дә ассызыклаган.
Равил хәзрат Гайнетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Президентка очрашуга чакырганы өчен рәхмәт белдергәннәр һәм Съездның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләгәннәр.
Фото: Казахстан Президентының рәсми сайты

Бүлешергә
Комментарии 0