Онлайн трансляция

Свернуть

Мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак

Мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак

https://tnv.ru

12 Октябрь 2022, 11:05

126

0

Мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыкларын өстәмә тираж белән нәшер итә.

Махсус җыентык узган атнада Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән дин кардәшләргә 1500 данәдә бушлай таратылган иде. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган сугышчылар һәм аларның якыннары Диния Нәзарәтенә һәм мөхтәсибәтләргә әлеге басманы өстәмә 3 000 тираж белән бастыру үтенечен җиткерә.

Китаплар Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында мөселманнарны бушлай тәэмин итү өчен тотылачак. Китапларны шулай ук кирәк очракта “Хозур” нәшриятыннан да алырга мөмкин булачак.

Солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. “Молитвы – дуа” дип исемләнгән Басмада Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров