Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум җыелган

Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум җыелган

https://tnv.ru

12 Октябрь 2022, 12:33

79

0

Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум җыелган
Бүген Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән күрешкән. Очрашу сәбәбе булып Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен мөхтәсибәт һәм “Ярдәм” фонды җыйган акчаны тапшыру торды.

Нәзарәт игълан иткән акча җыюга Татарстанның күп мөхтәсибәтләре кушылды. Республика имам-мөхтәсибләренең, мәчет имамнарының һәм мәхәлләләрдәге активистларының тырышлыгы белән бүгенге көндә мөфтият реквизитларына 2 584 455 сум күләмендә акча килгән.

Мисал өчен, соңгы 2 көндә Тәтеш мөхтәсибәте – 50 000 сум, Югары Ослан районы мөселманнары – 80 100 сум, Яр Чаллы – 200 000 сум, Әгерҗе районы – алда җыелган акчаларга өстәп 13 000 сум күчерде. Моңа кадәр Әгерҗе районы Көчек авылы мәхәлләсе солдатларга дип 31 000 сум, Кама Тамагы районы – 59 000 сум, Кайбыч районы – 55 000 сум күчергән иде.

Акция барышында җыелган акчаларга Татарстаннан чакырылган солдатлар өчен махсус хәрби операция зоналарына хәләл азык-төлек җибәрү оештырылачак. Аларга тушенка, коры паеклар, шулай ук аптечкалар һәм термокием сатып алып озатылачак.

Акча җыю дәвам итә. Акциядә теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров